Язгы кыр эшләре - «Нурлат-Агро» хуҗалыгында да көн тәртибе темасы.
Төрнәстә машина-трактор ремонтлау остаханәләрендә җанлану күзәтелә, бу көннәрдә механизаторлар соңгы гайкаларны беркетәләр дип әйтергә була. Олег Имуков һәм Айрат Мортазин ныгытуны тәмамлыйлар, кемдер «Туман»ны эшләтеп карый, ул кар беткәч, кырга чыгачак, тракторлар, машиналар җентекләп тикшерелә. 30 елдан артык механизаторлык стажы булган Владимир Макаров быел кырга яңа куәтле «Бюллер» тракторында чыгачак. Әгәр дә яңа техникада эшләү, бер яктан, механизатор өчен зур шатлык, шул ук вакытта бу зур җаваплылык.
- Элек тә шундый тракторда эшләдем. Ләкин бу заманчарак, һәм анда эшләү уңайлы. Бу көннәрдә мин яңа техниканы үзләштерәм. Кырга беренчеләрдән булып чыгабыз, тулысынча әзер булырга кирәк. Һәм чәчү комплексы бөтенләй яңа. Шуңа күрә чәчү алдыннан кәеф аеруча күтәренке, - ди тракторчы.
«Нурлат-Агро»да кыр эшләре сезонына тулысынча яңартылган заманча техника белән керешәләр дип әйтсәк, хата булмаячак. Аны яңарту хуҗалыкка яңа инвестор – Самар өлкәсеннән «СИНКО» компанияләр төркеме килү белән мөмкин булды. Биредә көздән 2 куәтле «Бюллер» тракторы, 6 ашлык җыю комбайны, 2 чәчү комплексы, башка техника сатып алганнар. Гомумән алганда, Нурлат җиренә инвестор җитди ниятләр белән килде.
-Безнең компаниядә бер елга бизнес-план гыйнвар аенда ук эшләнә. Әлбәттә, "Нурлат-Агро" да да эшләр шушы план буенча алып барылачак. Кыр эшләренә көздән үк керештеләр, 2000 гектардан артык уҗым культуралары чәчелгән. Яз көне Нурлат районы өчен борчак, бодай, көнбагыш һәм яңа җитен чәчәбез. Без очраклы рәвештә җитенгә игътибар бирмәдек, ул иң отышлы культура булып санала: бүгенге көндә бер килограмм көнбагыш бәясе 23-24 сум, ә җитен 30 сум тәшкил итә. Аны компаниянең башка хуҗалыкларында уңышлы үстерәбез. Сату белән дә проблема юк, турыдан – туры Тольяттига алып барабыз, аннан башка илләргә алып китәләр,-диде «Нурлат-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Мирас Нуриҗанов.
Җитәкче сүзләренчә, хуҗалык бүген үк язгы кыр эшләрен башларга әзер. Җитәрлек күләмдә минераль ашламалар әзерләнгән, үсемлекләрне саклау чаралары турында кайгыртканнар, катлаулы ашламалар кертү дә тәмамлана. Иң мөһиме - эшче кулларга кытлык юк, коллектив тулысынча комплектланган, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Гомумән алганда, план күрсәткечләренә ирешү, рентабельлеккә ирешү бурычы куела.
- Безнең 6 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнарыбыз бар. Быел яңа-нуль технологиясе буенча эшләячәкбез. Шунысы куанычлы, без бары тик элиталы орлыклар гына чәчәчәкбез. Чәчү эшләрен вакытында башкару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде хуҗалыкның баш агрономы Андрей Светкин. Язгы чәчүгә әзерлекне «Нурлат-Агро» остаханәсе белән янәшә урнашкан «Алиев А.Б.» хуҗалыгында да тәмамладылар. Техниканы да көздән әзерләгәннәр, ул үз сәгатен ябык остаханәләрдә көтә. Хуҗалыкта орлыкчылык белән дә уңышлы шөгыльләнәләр. Бу көннәрдә көнбагыш орлыкларын сатуга әзерлиләр.
- Хәзер бер юнәлештә генә эшләп, уңышка ирешү мөмкин түгел. Шуңа күрә орлыкчылык белән дә шөгыльләнәбез. Самара өлкәсе хуҗалыкларының берсе белән хезмәттәшлек итәбез. Капчыкларга 20 тонна орлык салынган, тагын 10 тонна орлык бар. Көнбагышны ике хуҗалык сатып алган, Самара, Ульяновск өлкәләрендә алырга теләүчеләр дә бар, – диде хуҗалык җитәкчесе Али Алиев. Гомумән алганда, район буенча техниканың 87 проценты язгы кыр эшләрен башларга әзер.
- Быел язгы чәчү 47 мең гектарда үткәреләчәк. Көздән башлап көзге культуралар 16 мең гектардан артык җирдә чәчелгән. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларда минераль ашламалар җитәрлек күләмдә түгел, ягулык-майлау материаллары белән проблемалар да бар. Әмма контрактлар төзелә һәм якын арада әзерлек эшләрен тәмамлау бурычы куела. 2 апрельдә республика комиссиясе әзерлекне тикшерәчәк, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.