Нурлатлылар төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирүдә актив катнашалар

2024 елның 31 марты, якшәмбе

Аларга бу эштә җирле волонтерлар да ярдәм итә.

Бу ял көннәрендә 15 мартта башланган төзекләндерү өчен территория сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү кысаларында Нурлат урамнарында агитация кампаниясе уза.

Акция бүген дә узды. Нурлат аграр техникумы волонтерлары район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчелегендә 2025 елда Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырып, үтеп баручыларга мәгълүмати буклетлар тараттылар. Алар проект турында җентекләп сөйләделәр, шулай ук аларга тавыш бирү процедурасын үтәргә булыштылар.

"Соңгы елларда туган Нурлатыбыз танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде, дип әйтергә була. Күп кенә иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде: ландшафт паркы Кондырча, Шашин исемендәге парк, Кариев бульвары, Игелек скверы... Без бик шат, без дә, халык, тавыш биреп, төзекләндерү өчен җәмәгать киңлеген үзебез сайлый алабыз. Ел саен рәхәтләнеп катнашам. Быел инде тавыш бирдем, буклетны да алдым, әле катнашырга өлгермәгән танышларыма бирермен», – дип уртаклашты Нурлат егете Зөфәр Златоусов.

Төзекләндерү өчен территория сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә волонтерлар Нурлат районында яшәүчеләргә 2 меңгә якын мәгълүмати буклет таратырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International