Язгы чакырылышта армиягә 80 нурлатлы китәчәк

2024 елның 31 марты, якшәмбе

1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башлана.

Хәрби комиссариатта хәбәр итүләренчә, бу чакырылышка Нурлат районыннан Ватанны яклау өчен 80гә якын егет китәчәк.

Ашыгыч хәрби хезмәткә егетләрне беренче тапкыр апрель ахырында җибәрәчәкләр, аңа кадәр алар медицина һәм чакырылыш комиссияләрен узачаклар.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакыру яше үзгәрде, хәзер 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-егетләр ашыгыч хәрби хезмәткә чакырыла.

Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International