Шәһәрнең 2нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Руслан Борзов тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призеры булды.
Руслан 2024 елгы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабының иң тирән белемгә ия укучылары исемлегендә! Призерны һәм аның педагогы Елена Анатольевна Киргизованы котлыйбыз!
Тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын ябу тантанасында ярышларга нәтиҗә ясадылар. 24 катнашучы җиңүче булды, ә призер исемен 112 егет яулады. Иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Тамбов өлкәсе һәм Татарстан Республикасы командалары күрсәтте, дип әйтелә олимпиада сайтында.
Яңа Уренгойда узган олимпиада финалында Россиянең 78 төбәгеннән 290 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Олимпиада өч турда узды: ике язмача тур һәм телдән.
Җиңүчеләр һәм призерлар илнең теләсә кайсы югары уку йортына олимпиада профиленә туры килгән юнәлешләргә имтиханнарсыз керә алачак.