«Бердәм Россия»нең җирле бүлегендә нурлатлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр

2024 елның 31 марты, якшәмбе

Көн дәвамында 8 граждан консультатив ярдәм алды.

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Чара кысаларында нурлатлыларны ФСС, БТИ белгечләре, нотариус һәм адвокат кабул итте.

Көн дәвамында аларга 8 нурлатлы мөрәҗәгать итте. Аларны картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу яше, бердәм пособиегә хокук, өлешләрне билгеләү, мирас алу, гараж һәм җир кишәрлеген рәсмиләштерү мәсьәләләре кызыксындырды. Алар шулай ук мошенниклык, күршеләр белән конфликтлы мөнәсәбәтләр, торакны исәптән төшерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча консультацияләр алдылар.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да аңлатмалар бирелде һәм консультация күрсәтелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International