Волонтерлар нурлатлыларны Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырды

2024 елның 30 марты, шимбә

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчелегендә аграр техникум студентлары  Нурлат волонтерлары шәһәр халкына проект турында сөйләделәр һәм аларга киләсе елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайларга ярдәм иттеләр.

"Без, биредә яшәүчеләр, үз тавышларыбызны биреп, киләсе елда кайсы парк яки сквер беренче чиратта төзекләндереләчәген хәл итә алуыбыз куанычлы. Мин Кариев урамында яшим һәм шундый искиткеч бульвар төзелүенә бик шатмын. Үз тавышымны урамыбызны төзекләндерү өчен бирдем", - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Светлана Мостаева.

Нурлат районында быел тавыш бирүдә 20дән артык ишегалды территориясе һәм 5 җәмәгать киңлеге катнаша, алар – Кариев урамы, «Каскад» парк комплексы, «Нефтьче», «Дуслык» һәм Журналистлар скверлары.

"Агитация кампаниясе кысаларында без шәһәр урамнарында ике ял көне дәвамында нурлатлыларга Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өчен онлайн тавыш бирүдә катнашу өчен мәгълүмати буклетлар таратачакбыз. Төзекләндерү өчен территория сайлау буенча Бөтенроссиякүләм тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, бу чорда без 2 меңләп буклет таратырга, шулай ук нурлатлыларга җәмәгать киңлекләре өчен үз тавышыңны ничек бирергә мөмкин икәнлеген аңлатырга планлаштырабыз», – дип сөйләде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Екатерина Гарифуллина.

Исегезгә төшерәбез, онлайн тавыш бирү 15 марттан башланды. Ул Россия Президенты карары буенча төзелгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча үткәрелә.

2025 елда Татарстан Республикасында төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://gorodsreda.tatar.ru.

Республикада ишегаллары һәм парклары Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты һәм ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International