Биредә 30дан артык сәүдә ноктасында шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси эшмәкәрләр сөт һәм ит продукциясе, ит, балык, бал, йомырка һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр. Тиздән бакча сезоны башланачак, шуңа күрә ярминкәдә иң күп соралган товар, мөгаен, орлыклар булгандыр. Мәсәлән, орлык суганны монда 1 килограммга 150-300 сумнан сатып алырга мөмкин иде.
Нурлаттан Сергей Паймушкин һәр ел орлыкларны үзе әзерли, шуңа күрә үз товары сыйфаты өчен тулысынча җавап бирә. Артыгын ярминкәдә сата. Бу юлы ул сатып алучыларга суган, орлык суган, сарымсак, шулай ук кишер орлыклары, укроп һәм башка күп орлыклар тәкъдим итте. “Үз хезмәтеңне хөрмәт итәргә, орлыкларны әзерләве бер әйбер, аларны язга кадәр уңайлы шартларда сакларга да кирәк, шуңа күрә бәяләрне дә тиешенчә куям", – дип уртаклашты ул.
Иске Иглай авылыннан Аркадий һәм Альбина Алексеевлар кош-корт үстерү белән шөгыльләнәләр, узган сезонда 300ләп каз һәм 100ләп үрдәк үстергәннәр. Нурлатлыларга бу юлы алар каклаган ит тә тәкъдим иттеләр.
"Барысын да диярлек сатып бетердек, кыш буе ярминкәләргә чыгалар, күмәртәләп сатып алучылар да бар. Бүген ярминкәгә калган итне алып чыктык, бәяләр Яңа елга караганда күпкә арзанрак куелды», – диделәр алар.
Ашлыкка да ихтыяҗ булган. Нурлатлыларга аны җитәрлек күләмдә тәкъдим иттеләр. Әйтик, Нурлат элеваторы сатуга 1,5 тонна бодай һәм арпа китергән. Яңа Иглайдан Фәйзулла Бикинеевны предприятиенең автокибете янында очраттык.
"Шәхси хуҗалыкта 2 бозау, кош-корт үстерәбез. Менә 3 капчык арпа сатып алдым. Азык эзләп бүтән беркая да бармыйм, кирәк булганда ярминкәдә генә сатып алам», – дип уртаклашты ул.
Иртә таңнан Нурлат районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов та ярминкә эше, бәяләр һәм ассортимент белән танышты. Ул сәүдә рәтләре буйлап йөрде, эшмәкәрләр, фермерлар белән аралашты, алар белән продукцияне сату, бизнесны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Күңелле музыка да тынмады-районның үзешчән артистлары ярминкә мәйданында чыгыш ясадылар һәм нурлатлыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.