Нурлатта кафеда ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәме белән ифтар-мәҗлес узды

2024 елның 29 марты, җомга

Мәҗлестә авыл мәдәният учреждениеләре һәм «Грани»КДЦ хезмәткәрләре катнашты. Монда ислам нигезләре укытучысы Земфира Мортазина вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыды. Сөйләшүдән соң чара Ислам нигезләрен белү викторинасы белән дәвам итте. Җиңүчеләр ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбаковадан истәлекле бүләкләр алдылар. Ә 10нан артык хатын-кыз фэшн шоуда катнашты. Иң күркәм костюмнарны күрсәтүчеләр «Нурлат-информ» сертификатына лаек булдылар.

"Мәдәният хезмәткәрләре мәдәни-массакүләм чараларны оештыручылар гына түгел, ә массаларга рухи тәрбия дә бирәләр», – диде «Грани» КДЦ директоры Динә Хөҗҗәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International