25 мартта «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә педагогларның квалификациясен күтәрү курсларының икенче төркеменең укулары башланды.
Туапсе шәһәрендә «Россия бөркете» башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасында катнашучылар җыелды.
Әлеге курсларда илнең төрле төбәкләреннән 300 укытучы катнаша. Алар арасында "Нурлат мәктәп - интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе педагоглары Елена Васечкина һәм Ирина Гатина да бар. Атна дәвамында алар «Россия бөркетләре» программасын мәгариф учреждениеләрендә уңышлы тормышка ашыру үзенчәлекләрен үзләштерәчәк.