Ачык укучылар конкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткәрелә.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган укучылар конкурсы үсеп килүче буынны Тукайның иҗади мирасына җәлеп итү, нәфис әдәбият укуны популярлаштыру, укучылар дөньясын киңәйтү, укучы буларак халык алдында чыгыш ясау культурасын үстерү максатларында үткәрелә.
Конкурсны үткәрү вакыты – 2024 елның 29 мартыннан 26 апреленә кадәр.
2024 елның 29 мартыннан 21 апреленә кадәр гаризалар кабул итү. Катнашучылар 22 апрельгә кадәр үзләренең конкурс эшләрен электрон почта адресына nurlatweb@yandex.ru «Тукай җырлары»билгесе белән электрон форматта видеоязма рәвешендә тәкъдим итәләр. Конкурс эшенә гариза (1нче кушымта) һәм түләү турында квитанциянең күчермәсе (2нче кушымта) беркетелеп җибәрелергә тиеш.
Катнашучылар 2 төркемгә бүленәчәк: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар. Һәр төркемдә жюри өч җиңүчене сайлый.
«Тамашачылар симпатиясе призы» өчен тавыш бирү “Нурлат-информ " сайтында узачак (nurlat-tat.ru 2024 елның 22 апреленнән 23 апреленә кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр).
2024 елның 24 апрелендә жюри йомгак ясаячак, ә 2024 елның 26 апрелендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Конкурста катнашучылар өчен оештыру взносы 300 сум тәшкил итә.