Нурлатта түләүсез юридик ярдәм күрсәтелү графигы

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 29 мартта "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Нурлат шәһәре, Хәмәдиев урамы, 19 йорт) узачак.

8:00-09:30 – Нурлат районында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Мәхмүдова Лилия Фәйзехановна.

9:30-11:00 – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районында җәмәгать ярдәмчесе Кәримов Идрис Габделбар улы.

11:00-12:30 – Нурлат нотариаль округы нотариусы Мөбарәкшина Гөлнара Наил кызы.

12:30 – 14:00 – «БТИ ТР» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты Савельев Василий Александрович.

14:00 15: 30 адвокат Сөләйманова Наталья Хәлилевна.

Алдан язылу өчен телефон: 2-28-24.

Фото "Нурлат-информ" архивыннан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International