Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан Җирлекара үзәк китапханәдә чара үткәрелде

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор оешмасы белгечләре тарафыннан, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатларында, Нурлат шәһәренең Җирлекара үзәк китапханәсендә чара үткәрелде.

Чараның максаты - өлкәннәр өчен хокукларны яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматны җиткерү. Чөнки халыкның социаль яктан зәгыйфь төркемнәре еш кына намуссыз сатучылар һәм башкаручылар йогынтысына эләгә.

Актив әңгәмә формасындагы очрашу дуслык атмосферасында узды. Пенсионерларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын һәм «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» темасына кагылышлы сорауларны аңлаттылар.

Чара ахырында төрле буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International