Нурлатта Илдус Диндаровның иҗат кичәсе узды

2024 елның 23 марты, шимбә

15 мартта Илдус Гали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шәһәр Мәдәният сараенда якташыбыз, язучы, шагыйрь, журналист Илдус Гали улы Диндаровның 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды.

«Бәрәкәтле гомер агышы» дип аталган кичә искиткеч иҗади атмосфера белән тулды, тамашачылар юбилярның иҗади юлы, аның биографиясе битләре белән таныштылар. Ул-ике дистәгә якын китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы әдәби премияләр лауреаты, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, «Фидакарь хезмәт өчен»Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнгән шәхес. Илдус Гали улы гомеренең күп елларын журналистикага багышлады – район һәм республика газеталарында эшләде.

Иҗат кичәсендә юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Аның күпьеллык хезмәте һәм җылы теләкләре өчен рәхмәт сүзләрен район Башлыгы исеменнән аның урынбасары Линар Маняпов җиткерде. Шулай ук «Татмедиа» АҖ «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева, Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова, шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова, язучы һәм шагыйрь Валентин Бурайкин, РФнең атказанган фермеры Минталип Миңнеханов, Чаллы шәһәре якташлык вәкиле Рузилә Гатина һәм башка бик күпләр җылы теләкләр белән чыгыш ясадылар. Сәхнәгә шулай ук туганнары, Илдус Диндаровның талантын хөрмәт итүчеләр күтәрелде, алар юбилярга яңа иҗади уңышлар теләделәр. Иҗат кичәсен җирле талантларның чыгышлары бизәде, сәхнәдән авторның шигырьләре яңгырады.

Очрашу ахырында юбиляр үзе чыгыш ясады, тирән мәгънәле әсәрләрен укыды. Илдус Диндаров шулай ук Татар китап нәшриятында аның яңа җыентыгы чыгарылуга әзерләнүен хәбәр итте. Димәк, юбилярның иҗади юлы дәвам итә

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International