Эш сәфәре кысаларында Дамир Ишкинеев Урта Камышлы авыл җирлегендәге «Маркиза» агрофирмасында булды.
Бу үсештә булган предприятие, төп эшчәнлек юнәлешләре: терлекчелек һәм игенчелек. Күптән түгел биредәге фермерлар терлекләрнең баш санын яңартып, 150 баш эре мөгезле терлек сатып алганнар.
Район башлыгы комплексның җитештерү биналарын, сөт-товар фермасын карады, яңа туган бозауларны карау шартлары белән кызыксынды. Хәзерге вакытта фермерлар язгы кыр эшләренә әзерләнәләр, авыл хуҗалыгы техникасы нормада, чөнки вакытында ремонтлана. Орлык материалы да җитәрлек күләмдә.
“Фермерларга чәчү кампаниясен кыска вакыт эчендә үткәреп, яхшы уңыш алырга һәм терлекләрен дә азык белән тәэмин итүләрен телим", - диде Дамир Азатович.