Районда Татарстан Республикасында ЧНКЦ Рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев катнашында чуваш милли-мәдәни үзәгенең (ЧНКЦ) хисап-сайлау җыелышы узды.
Аның эшендә милли мәдәни хәрәкәт активистлары, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары вәкилләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.
Конференциянең көн тәртибенә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре куелды. Район ЧНКЦ рәисе Галина Терентьева делегатлар алдында хисап доклады белән чыгыш ясады.
Хисапта чыгыш ясаучы Үзәкнең барлык юнәлешләр буенча эшчәнлеген яктыртты.
«Мәгариф идарәсе» МКУсының милли мәгариф буенча методисты Фәридә Ярмөхәммәтова мәгариф өлкәсендә уздырылган чаралар турында сөйләде.
Андреевка авылы клубы мөдире Раиса Абрамова авылда һәм мәктәптә милләт мәдәнияте ничек саклануы турында сөйләде.
Конференция эшендә район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов катнашты һәм чыгыш ясады. Форум кызыклы, эшлекле шартларда узды. Конференция делегатлары хисап чорында ЧНКЦ активының эшен канәгатьләнерлек дип таныды. Үзәк составы да яңартылды. ЧНКЦ рәисе итеп бертавыштан кабаттан Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева сайланды.