Биредә узган елга һәм 2024 елның узган чорына йомгак ясалды.
Утырыш район Советының зур залында узды. Аны Комиссия рәисе Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды.
Наркотиклар кулануга каршы көрәш комиссиянең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән комиссия секретаре Екатерина Аленочкина таныштырды.
Яшьләрнең ял итү урыннарында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм туктату эшенең торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев хисап тотты.
Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев район халкының наркотиклар белән авыру динамикасы турында сөйләде.
"Бүгенге көндә районда наркотиклар кулланучы 117 кеше ачыкланган. Аларның 17се исәптә тора. Кызганычка каршы, мондый кешеләр, гадәттә, дәваланудан баш тарталар, моңа үз теләкләре белән бармыйлар, бүген махсус үзәкләр киң таралган булса да, шул исәптән аноним төркемнәр дә, бу авырудан котылырга ярдәм итәргә әзер», – диде баш табиб.
Утырыш барышында мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм яшьләр арасыннан наркотик кулланучыларны иртә ачыклау, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп халыкның ялын оештыру, медицина комиссиясен узганда эшкә алынганчы ук наркотик кулланучыларны ачыклау буенча профилактик чараларга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Шул ук вакытта гражданнарның тормыш-көнкүрешен куркынычсыз тәэмин итү белән бәйле участокларда эшләүче белгечләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Наркотикларның һәр төрен тарату белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлеге бик катгый рәвештә туктатылырга тиеш.
"Бу бик җаваплы һәм җитди эш, һәм беркем дә аннан читтә калырга тиеш түгел. Наркотикларга бәйлелек-куркыныч, зарарлы авыру, билгеле булганча, наркоманның тормышы бик кыска һәм бу хакта яшьләргә мөмкин кадәр ешрак сөйләргә кирәк», – диде район Башлыгы Дамир Ишкинеев.