Мәктәп укучылары белән кулланучылар хокуклары темасына викторина үткәрелде

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гәрәева сыйныфтан тыш чарада Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары белән викторина үткәрде.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәктәп укучыларының белемнәрен арттыру, укучыларда грамоталы куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру, үз куллану хокукларын мөстәкыйль яклый белү, гомуми белем оешмалары укучыларында иҗади сәләтләрне ачыклау һәм үстерү.

Викторина җиңүчеләренә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр тапшырылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International