Нурлатлыларга консультация күрсәтелде

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Әлеге чаралар кысаларында Нурлат шәһәренең Күп функцияле үзәгендә һәм «Находка» кибетендә консультация өстәлләре оештырылды. Район халкы кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр  алды. Гражданнарга товарларның сыйфаты буенча дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе, якларның хокуклары һәм бурычлары, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр белән проблемаларны хәл итү юллары, кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары аңлатылды.

Барлык катнашучыларга мәгълүмат буклетлары таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International