Спартакиада Екатеринбург шәһәрендә бөтен Россиядән 32 бүлендек компаниядән 1300 спортчы катнашында уза.
“Нурлатгаз" ЭПУ вәкиле Тимур Мурзин «Газпром трансгаз Казан» җыелма командасы составында бу көннәрдә «Газпром»ААҖ Спартакиадасында катнаша. Ир-атлар командасы составында алар чаңгы эстафетасында 4 урын һәм 32 команда арасында 3 гомумкоманда урыны яулыйлар. Шәхси узышларда 20-34 яшьтә 5 км дистанциядә классик стильдә якташыбыз 9нчы урынны алды, 1,2 км спринтта классик стильдә ярымфиналга кадәр барып җитте.
"Чаңгы юллары бик яхшы әзерләнгән, көндәшләр бик көчле, югары дәрәҗә сизелә. Без дә тырышып әзерләндек һәм озак спорт җыеннары үттек, шуның хисабына безнең команда иң көчлеләр составына керде дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Тимур Мурзин.