Нурлат районы Башлыгы районда Президент сайлауларын оештыруны югары бәяләде.
"Безнең илдә төп сайлаулар тәмамланды - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Нурлат районында сайлаучыларның югары активлыгы теркәлгән сайлауга килү 90% тан артып киткән! Актив гражданлык позициясе өчен барысына да рәхмәт. Сайлауларны үткәрү сыйфатына бәйле булган һәркемгә – территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә рәхмәт. Шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм», - дип язган ул үзенең телеграм - каналында.