Нурлатта рус шашкасы буенча чемпион билгеләнде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Беренче тапкыр беренчелек чемпионы титулына Сергей Зайцев ия булды.

Кичә узган елның декабреннән бирле барган рус шашкасы буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районының 29 чемпионаты призерларын бүләкләү булды. Чемпионат 9 шашкачы катнашында узды. Нәтиҗәдә, беренче тапкыр чемпион исеменә Сергей Александрович Зайцев лаек булды. Икенче урында Олег Васильевич Павлов, өченче урынны Николай Петрович Евлейкин яулады.

Җиңүчегә һәм призерларга Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бүләкләре тапшырылды: грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International