Бүген иртән 3 ир-егет Нурлат хәрби комиссариатыннан контракт буенча хезмәткә китте.
Аларны тантаналы шартларда үткәрәләр.
"Кадерле сугышчыларыбыз. Мондый юлны сайлаганыгыз өчен без сезгә бик рәхмәтле. Без бу операциянең тизрәк тәмамлануын телибез, һәм сезгә дә геройлар буларак туган якларыгызга әйләнеп кайтырга язсын. Сезне өйдә дә, районда да көтәләр. Үзегезне саклагыз, командирларны тыңлагыз һәм исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтыгыз. Хәерле юл сезгә, егетләр”, – дип теләде Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин.
Шәһәр һәм район хәрби комиссары исеменнән мобилизация бүлеге начальнигы Роза Зардинова да теләкләрен җиткерде.
"Контрактчы юлы, әлбәттә, җиңел түгел. Сезгә сабырлык һәм чыдамлык кирәк булачак", - диде ул һәм район җитәкчелеге исеменнән юл җыелмаларын тапшырды.
Бутаиха бистәсендә туган Николай Ермолаев үз вакытында армия хезмәтен үткән. Һөнәре буенча төзүче. Якыннары, гаиләсе хатыны һәм ике кечкенә баласы аның контракт буенча хезмәт итү карарын тыныч кабул итәләр. Аның туганы әйтүенчә, аларның абыйсы үз Ватанының зур патриоты.
«Промочистка» шәһәр предприятиесе хезмәткәре Дмитрий Васильев та Ватан чикләрен саклаучылар белән бер рәттә торырга теләгән. Бу адым турында контрактчының хатыны: «Аның карары – минем карарым» диде.
Ир-атларга 50гә дә җитмәгән әле. Алар әйтүенчә, Ватан чикләрен яклау өчен алар йөрәк кушуы буенча китәләр.