НДФЛ администрациясе һәм иминият взносларының актуаль мәсьәләләре вебинарда каралачак

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «НДФЛ һәм иминият взносларын администрацияләүнең актуаль мәсьәләләре» темасына 2024 елның 28 мартында сәгать 10.00да узачак вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикеры: Гүзәл Арикова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы.

Чарада катнашучыларга физик затларның кеременә салымны һәм салым түләүләрнең барлык категорияләре өчен иминият взносларын исәпләү һәм түләү тәртибе турында сөйләячәкләр, шулай ук каралган темалар буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинар бушлай, катнашу өчен, мәгълүматны реаль вакыт режимында алу мөмкинлеген югалтмас өчен, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International