Көн уртасына Чуаш Тимерлеге авылындагы 2379нчы участокта тавыш бирүчеләр саны 90 проценттан артып киткән

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирүдән соң Май чабу бәйрәменә кушыла.

Сайлау комиссиясе үз эшен бик дулкынландыргыч һәм тантаналы рәвештә башлады. РФ һәм ТР гимннарын тыңлап, алга таба барысы да үз бурычларына җентекләп керештеләр. Кешеләр туктаусыз диярлек киләләр.

"Бу сайлауларда сайлаучыларның аерым активлыгы һәм аерым карашы сизелә. Һәркем илдәге вакыйгалар өчен җаваплылык тоя дип уйлыйм, чөнки без үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирәбез, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Валерий Тарасов. - Күрше торак пунктлардан - Рус Тимерлеге, Красномайский һәм Стекольный авылларыннан кешеләрне алып килү оештырылганына карамастан, Кашкаровлар гаиләсе Красномайскийдан, мәсәлән, махсус автотранспортны көтеп тормаганнар, ә үзләре килеп тә җиткәннәр. Ә бит бу 4 км дигән сүз һәм гаилә башлыгы Александр Михайлович 2 төркем инвалиды да бит.

Кешеләр бер-берсе белән бик теләп аралашалар. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Веналий Иванов хатыны Валентина белән килде, әти-әнисе янына махсус рәвештә нәкъ менә бүген Димитровградта яшәүче Денис Максимов кайткан, УИК әгъзалары Светлана Тарасовага аерым игътибар бирде, ул беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлаучылар арасында туган көнен билгеләп үтүче дә бар-Екатерина Дмитриевна Гавриловага бүген 92 яшь тулды һәм сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә килделәр.

Бүген авылда чын зур бәйрәм, сайлаулардан тыш, биредә Кышны озату Май чабу бәйрәме оештырылды. Сайлаучыларны кайнар коймаклар һәм хуш исле чәйгә чакыралар, өстәлләрне авыл халкы үзләре әзерли, теләүчеләр авыл элемтә бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән хуш исле кайнар шашлыктан да авыз итә алды.

"Сайлаучылар арасында олы яшьтәге кешеләр күп, беркемне дә игътибарсыз калдырмаска тырышабыз, алар өчен өч көн дәвамында өйдә тавыш бирү оештырылды, - дип билгеләп үтте Валерий Геннадьевич. - Ә бүгенге көн төрле яшьтәге авыл халкы өчен бай программа белән бәйрәмчә уза, һәм без моңа бик шат"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International