Бу күркәм традициягә быел тагын да күбрәк авыл халкы кушылды, шул ук вакытта «Гаилә белән сайлыйбыз» республика акциясендә дә катнаштылар.
"Бергә дистәдән артык гомерләрен билгеләп үткән гаилә парлары килә, яшьләр дә читтә калмый. Әйтик, Булат белән Гөлия Маняповлар 8 һәм 6 яшьлек балалары белән килделәр. Бу үсеп килүче буын өчен бик яхшы үрнәк, алар кечкенәдән үк ата-аналар мисалында үзләренең гражданлык позицияләрен белдерү никадәр мөһим икәнен өйрәнәләр. Әнвәр һәм Мөнирә Газизовларның күп балалы гаиләсе 5 бала тәрбияли, алар да актив, быел сайлауларда беренче тапкыр аларның олы кызы Алина катнашты», – дип уртаклашты 2349нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Нурдидә Вәлиева.
Авылның озын гомерлеләре дә илнең киләчәге өчен тавыш бирде. 96 яшьтән узган Хасибулла һәм Минегаян Вәлиуллиннар үз тавышларын өйдә бирделәр, аларга гариза буенча сайлау комиссиясе әгъзалары килде