Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев үз участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Бүген, Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көнендә, 2324нче сайлау участогында илнең булачак лидеры өчен район Башлыгы Дамир Ишкинеев үз тавышын бирде.

Аның белән бергә илнең төп сәяси вакыйгасында хатыны Лилия Наиловна да катнаша. Бөтен гаилә белән сайлауларга йөрү – Ишкинеевларның традицияләренең берсе, диләр алар үзләре.

"Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көне, алар шәһәр һәм район халкы катнашында актив уза. Сайлауларга яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бара. Тавыш бирү бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Быелгы сайлаулар махсус шартларда уза, һәм мин нурлатлылар дөрес сайлау ясар дип ышанам, чөнки бу илебезнең, төбәгебезнең, районыбызның киләчәген сайлау, алга таба үсеш өчен сайлау, тынычлык, иртәгәсе көнгә ышанычны сайлау», – диде Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев.

Тавыш бирүдән соң ук Ишкинеевларга махсус беләзекләр тапшырдылар, Дамир Азатович һәм Лилия Наиловна үз сайлау участогында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International