2324нче сайлау участогы шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашкан.
Тавыш бирүнең өченче көнендә иртәдән үк биредә елның төп сәяси вакыйгасында катнашкан микрорайонның актив кешеләре шактый. Алар арасында 56 яшьлек Зинаида Ильина да бар.
"Гомерем буе шушы микрорайонда яшим, шикәр заводында эшләдем. Соңгы елларда безнең микрорайон бик күп уңай үзгәрешләр кичерде, йортлар капиталь ремонтлана, тротуарлар төзелә, балалар мәйданчыклары яңартыла. Шуңа күрә, киләчәктә дә илебезнең тотрыклы киләчәге булсын өчен, сайлауларга килдем», – дип уртаклашты ул.
Гражданлык бурычын яшь буын вәкилләре дә үтәгән.
"Мин, үз илемнең патриоты буларак, аның киләчәге, чәчәк атуы өчен тавыш бирәм, дәүләт башында көчле лидер булсын өчен. Башкача була алмый», – диде Вероника Сидорова.
"Тавыш бирүнең өченче көнендә сайлаучыларның килүе 77 процент тәшкил итте. Безнең участокта барлыгы 1900дән артык сайлаучы бар. Сайлаулар микрорайон халкының актив катнашуында уза», – дип билгеләп үтте 2324нче УИК рәисе Ольга Куралова.