Бу сәгатькә 2341нче участокта сайлаучыларның 73% тавыш биргән.
Сайлау процессы актив уза.
Яңа Иглай җирлеге торак пунктларында сайлаучылар исемлегендә 695 кеше бар. Бүген иртәнге сәгать 10га 73 проценттан артыгы тавыш бирде. Халык сайлауларга зур җаваплылык белән карый, күпләре гаиләләр, кечкенә балалары белән бара, мәсәлән, Ришат һәм Венера Тимербулатовлар, Илнур һәм Гөлшат Фәйзуллиннар өч балалары белән килде.
Сайлаучылар арасында беренче тапкыр сайлауларга килгән 17 кеше бар.
"Мин зур дулкынлану кичерәм, беренче тапкыр сайлауларда өлкәннәр белән беррәттән катнашам, шул ук вакытта Россия Президентын сайлау кебек масштаблы һәм җаваплы", - ди Руслана Хөсәенова.
Җитди сәбәпләр аркасында участокка үзләре килә алмаучылар өчен махсус автотранспорт белән торак пунктлардан китерү һәм өйдә тавыш бирү оештырылган.