Ул бүген иртә таңнан участокка сайлауларда катнашырга килде.
Йосыф Шиһапович өчен һәр сайлау бәйрәм. Ә бүген бу икеләтә бәйрәм, чөнки аңа 80 яшь тула.
"Мин кичә дә, бер көн алдан да килә алыр идем, ләкин үзем өчен моны нәкъ менә юбилей көнендә эшләячәкмен дип уйладым. Мондый очраклар еш булмый", ди юбиляр.
Йосыф Фәйзуллинны авылдашлары яхшы гаилә хуҗасы, ике баласының - кыз һәм улының кайгыртучан әтисе буларак беләләр. Ул гомер буе терлекчелектә эшләгән, лаеклы ялда гаилә һәм якыннары кайгыртуы белән яши. Ул күп кенә авыл халкы өчен үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы һәм тирә-юньдәгеләргә карата игелекле мөнәсәбәте белән лаеклы үрнәк.