Нурлат сайлаучылары «Гаилә белән сайлыйбыз!" акциясендә актив катнаша

2024 елның 16 марты, шимбә

"Сайлаулар әйбәт бара. Бигрәк тә беренче көнне халык күп булды, һәм бүген дә нурлатлылар актив тавыш бирәләр. Нефтьчеләр, пенсионерлар, бюджет хезмәткәрләре – барысы да үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтәләр һәм бөтен гаилә белән Татарстан буйлап уза торган акциядә рәхәтләнеп катнашалар. Бөтен династияләр – әбиләр, бабайлар, оныклар килә», – дип сөйләде Нурлат шәһәренең 2333нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Нонна Тихонова.

Шәһәрдәшебез Фазыл Әхмәтҗанов сайлау участогы ачылуның беренче сәгатьләрендә үк тавыш бирергә килде.

"Бүген Мин Россия, тынычлык, тотрыклылык өчен тавыш бирдем, сугыш хәрәкәтләре тизрәк тәмамлансын өчен – бу иң мөһиме», – диде ул. Сайлауларга ул кызы Ләйсән белән килә, аңа әлегә 14 яшь, ул гимназиянең 8 сыйныфында укый.

"Әлегә минем тавыш бирү хокукым юк, әмма ил тормышында катнашу теләге бар. Бу һәр граждан өчен бик мөһим дип саныйм», – дип уртаклашты Ләйсән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International