Нурлат районыннан 99 яшьлек ветеран сайлау участогына үзе килде

2024 елның 16 марты, шимбә

Чулпан авылының 2357нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау участогында Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллинны һәрвакыт аеруча горурлык белән каршы алалар. 99 яшьлек сугыш ветераны быел да сайлау участогына үзе барырга карар иткән, шуның белән барлык авылдашларына үрнәк күрсәтте. Участок сайлау комиссиясе рәисе Әнвәр Шәяхмәтов озатуында ул комиссия әгъзалары янына барып, бюллетень алды һәм, үз сайлавын ясап, аны үтә күренмәле урнага салды. Җылы теләкләр белән аңа истәлекле бүләк тә тапшырдылар.

"Өйдә утыра алмадым, чөнки бүген без дәүләтебезнең хакимен, ил җитәкчесен, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Бу сайлауларны һәр тапкыр түземсезлек белән көтәбез. Сайлауларның уңышлы узуын телим, җирдә тынычлык булсын», – диде ветеран.

Каим Сәмигулла улы үз тормышында беренче сайлауларны искә төшерде.

"Бу сугыштан соң иде-45 яки 46нчы еллар. Ул вакытта мин авыл советында секретарь булып эшләдем. Эш күп иде, сайлаучылар исемлеген төзедек. Ә Сайлаулар ул вакытта да бәйрәм кебек узды. Сайлаучы әби-бабайларны сайлау участогына атларда алып килә идек, агитаторлар да эшләде. Ә бюллетеньнәрне ул елларда сайлаучылар конвертларда алдылар. Тормыш яхшы хәзер, барысы да вакытында хезмәт хакы ала, кибетләрдә барысы да бар. Сайлаулар да масштаблырак оештырыла", - дип билгеләп үтте ветеран.

Каим Сәмигуллин-бүген Нурлат районында яшәүче 4 Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе. Ул Орел-Курск дугасындагы атаклы сугышта катнаша, аннары Брянск фронтының 242нче полкының Карачев укчы дивизиясендә сугыша. Сентябрьдә Брянск өчен сугышта авыр яралана, госпитальдә аның аягын ампутациялиләр. Сугыштан соң гомер буе җирле колхозда һәм авыл советында бухгалтер булып намус белән хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International