Май чабу бәйрәме - һәркемнең яраткан бәйрәме. Ризык әзерләү янгын чыгуга китермәсен өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Кухняда булганда:
- ачык ут янында һәм мич өстендә кием һәм кер киптермәгез;
– янып яки эреп китә алган бар нәрсәне плитәдән ераграк урнаштырырга тырышыгыз-сөлгеләр, тоткычлар, кәгазь пакетлар, тартмалар;
- пешергәндә озын җиңле кием кимәгез;
- мичтән һәм кухня өстәленнән барлык аккан – мамган май тапыларын бетерегез. Пешерә торган май, көнбагыш мае җиңел янып китүчән һәм тиз яна.
Әгәр табада май янса:
- табага су салмагыз-янган май бөтен кухня буйлап таралачак һәм янгын чыгачак;
- газ мичен сүндерегез яки электр утыннан алыгыз;
- утлы савыт – сабаны капкач, коры сөлге яки кухня тактасы белән каплагыз-кислородның мичкә керүен туктату өчен;
- башка өслекләрдә янган майны сүндерү өчен сода, гөл чүлмәкләрендәге туфракны яки кер юу порошогы кулланырга мөмкин;
- табаны суытыр өчен раковинага куегыз.
73нче ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.