Аларның барысы да сайлау участокларына килеп, үзләренең гражданлык позицияләрен белдерергә җыена.
“Илебез башлыгын сайлау Россиянең киләчәк үсеш юлын билгеләү максатыннан мөһим дип саныйм. Бүгенге көндә илебездә яшьләргә яңа үсеш юллары ачучы төрле проектлар, инициативалар тормышка ашырыла. Без үзебезнең уку йортында алган белем һәм осталыкларыбызны төрле илкүләм чемпионатларда, бәйгеләрдә сыный алабыз. Гомумән, шәһәребез һәм районыбызда яшьләр өчен никадәр яңа мөмкинлекләр булдырыла, яңадан-яңа объектлар ачыла. Мин сайлауларга илебезнең үсеше өчен тавыш бирергә, үз фикеремне белдерергә барам”, – дип билгеләп үтте техникумның 405 төркем студенты Айсылу Гыймранова.
Аграр техникум студентлары Гаилә елы уңаеннан старт алган “Сайлауларга бөтен гаилә белән” акциясеннән дә хәбәрдар. Әлеге проект кысаларында Татарстанда сайлаучылар арасында 3 автомобиль дә уйнатылачак әле. Анда катнашуның шартлары исә гади – моның өчен сайлауларда гаилә белән тату булып катнашырга һәм, сайлаучы браслетын киеп, сайлау участогы янында фотога төшәргә кирәк. Аннан инде фотоны үзеңнең ВКонтактедагы сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырып, бүләкләр уйнатуның нәтиҗәләрен көтәргә генә кала.
“Гаиләбездә әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга тырышачакбыз, әлбәттә. Гомумән, сайлауларда әбием, әти-әниләрем дә катнашмый калмыйлар. Әле мәктәптә укыган вакытта ук аларның сайлауларга баруларын кызыгып карап кала, үземнең дә тизрәк тавыш бирүдә катнашасым килә иде. Быел менә беренче тапкыр сайлауларда катнашачакмын һәм бу минем өчен зур шатлык һәм горурлык та. Кайда тавыш бирәчәгемне белешеп куйдым инде, шәһәрнең 8нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында булачак ул. Әти-әниләрем үрнәгендә гаилә традицияләрен дәвам иттерербез, дип уйлыйм”, – ди 412 төркем студенты Айгөл Хәйруллина.
Сайлауларда һәр тавыш мөһим. Тавыш бирүнең өч көн дәвамында үткәрелүе исә һәркемгә сайлау участокларына үзеңә уңайлы вакытны сайлап килергә мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә аларның ишекләре 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Һәр участокта президентлыкка кандидатлар турындагы мәгълүматлар язылган стендлар урнаштырыла, алар аша кандидатларның биографиясе, кайсы партиядән тәкъдим ителүе һ.б.лар белән танышырга, биредә үк бюллетеньнәрне тутыру тәртибе хакында да аңлатма алырга мөмкин.