Якташыбыз, язучы Илдус Диндаров 75 яшьлек Юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 15 марты, җомга

Илдус Гали улы Диндаров 1949 елның 15 мартында Биккол авылында туган. 1966 елда Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбен, ә 1974 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук Илдус Гали улы журналистика белән кызыксына, мәкаләләр һәм шигырьләр яза һәм бастыра. 1966 елдан 1984 елга кадәр  район газетасында эшли, монда ул әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, редактор урынбасары, редактор вазифаларын башкара. Илдус Диндаров Аксубайның «Авыл таңнары» («Сельская новь») газетасында тәрҗемәче булып эшли. 1986-1991 елларда  Минзәлә район газетасы мөхәррире, 1998-2002 елларда "Шәһри Казан" газетасы хезмәткәре. 1991 елдан Нурлат-Чирмешән төбәге буенча «Ватаным Татарстан» республика газетасының үз хәбәрчесе булып эшли.

Илдус Гали улы-ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2017 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм”-“Хрустальное перо» премиясе лауреаты. 20ләп шигырьләр һәм проза җыентыгы, документаль-туган якны өйрәнү китаплары авторы: “Гомер фасыллары”, “Күңел яктысы”, “Язмышлар балкышы – Бикколым”, “Җәй кайда кышлый?”, “Зиреклем - туган җирем”, “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем”, “Бәрәкәтле гомер кыры” һәм башкалар.

Илдус Гали улы актив иҗади эшчәнлек алып бара. 2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан игълан ителгән әдәби әсәрләр конкурсы лауреаты булды, 2023 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды, Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста җиңүче булды. Быел Илдус Диндаров беренче булып Нурлат районында оештырылган Гакыйль Сәгыйров исемендәге премиягә лаек булды.

Каләмдәшебезне юбилее белән котлыйбыз һәм яңа иҗади казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International