Нурлаттан Зәйнуллиннар бөтен гаиләсе белән беренче тапкыр Россия Президенты өчен тавыш бирде

2024 елның 15 марты, җомга

"Безнең гаиләбез яшь әле, мин нефтьче булып эшлим, хатыным декрет ялына кадәр юрист булып эшләде. Без дәүләт ярдәме белән аякларыбызда нык басып торабыз. Бүген сайлауга ил Президенты йөзендә тотрыклы киләчәкне сайлау өчен килдек. Әлбәттә, без элек тә мондый мөһим сәяси вакыйгаларда катнаштык, ә менә гаилә буларак, барыбыз бергәләп – беренче тапкыр», – дип билгеләп үтте яшь гаилә башлыгы.

Алар шәһәр гимназиясендә урнашкан 2332нче сайлау участогында үз тавышларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International