Нурлатта халык җыеннарын йомгаклаган очрашу узды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Нурлат шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбенең актлар залында район һәм шәһәр җитәкчеләренең «Яшлек» һәм «Кормыш» микрорайоннарында яшәүчеләр белән очрашуы узды.

Анда катнашучыларны үткән чор нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм якын киләчәктә хәл ителәчәк бурычларны билгеләделәр.

Район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарылган эше турында мәгълүмат белән шәһәр микрорайоннарында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин чыгыш ясады. Ул халыкны куркынычсыз тормыш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә, «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруда берничә төп бурычны да билгеләп үтте.

Шулай ук «Городок» җәмгыяте җитәкчеләре Рөстәм Сафиуллин һәм 8нче «Кормыш» ТОС җитәкчесе Роза Ханеняның хисаплары тыңланды.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашучыларны Нурлат муниципаль районының 2023 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм бүгенге көндә хәл ителә торган бурычлар белән таныштырды.

"СВО үткәрү чорында илдә катлаулы хәл булуга карамастан, ил һәм республика җитәкчелеге юллар, торак, социаль объектлар төзүгә юнәлдерелгән программаларны эшләүне дәвам итә. Район һәм шәһәр үсешенең төп күрсәткечләре шатландыра, төзекләндерү, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур күләмдә эшләр башкарылган. «Татнефть» хәйрия фонды грантлары аша республика халкына зур ярдәм күрсәтә", - дип билгеләп үтте Дамир Азатович.

Залдан килгән сорауларга район һәм шәһәрнең тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре җавап бирде. “Яшьлек” микрорайонында узган очрашу  шәһәр һәм районда ел башыннан бирле барган гражданнар җыеннарын тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International