Җирлекара үзәк китапханәдә «Дуслык» (“Дружба”, «Туслах») район газетасының чуваш дубляжы бүлеге каршында эшләүче “Салават күпере”(“Радуга”) әдәби берләшмәсе әгъзаларының өченче җыентыгын тәкъдир итү чарасы узды.
«Асамат кепере» (“Салават күпере”) шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгына җирле авторларның чуаш һәм рус телләрендәге әсәрләре кергән. Валентин Бурайкин, Иван Павлов, Владимир Кашкаров, Андриян Григорьев, Маргарита Литта, Елена Улаева һәм Екатерина Хворостьева чарада катнашучыларны үзләренең иҗаты белән таныштырдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең беренче шигырьләрен, хикәяләрен ничек язулары турында сөйләделәр. Шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары үзләре дә авторларның шигырьләрен ике телдә укыдылар.
- Без туган телебезне белергә һәм яратырга, белемнәребезне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Сез безнең район, туган илебез, якташларыбыз турында язасыз. Без сезгә тагын да күбрәк язуыгызны, китаплар чыгаруыгызны телибез, - дип котлады чарада катнашучыларны Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова.
“Салават күпере”(“Радуга”) җыентыгын тәкъдир итү җылы һәм дустанә шартларда узды.