Нурлатта "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең зона этабы уза

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә ике көн дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» XXIV һәр елны уздырыла торган эстрада сәнгате фестиваленең финалына чыгу өчен Татарстан Республикасының 8 районыннан яшь талантлар көрәшәчәк.

Аларның чыгышларын компетентлы жюри – Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остазы, «Созведие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяли.

Чыгышлар башланыр алдыннан зона этабында катнашучыларны һәм кунакларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

“Созвездие-Йолдызлык" фестивале сәхнәсе бик күп балаларга тормышка юл ачты. Сәхнәгә чыкканда, сезнең һәрберегез шуны аңларга тиеш: бу сезнең иҗади тормышыгызның зур юлы. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф телим, һәр мизгел шатлык һәм бәйрәм белән тулы булсын, үз казанышларыгыз шатлык хисе китерсен», – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

Жюри әгъзалары-РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Раилә Гарипова һәм Дмитрий Туманов та сәхнәдән үз теләкләрен җиткерделәр.

«Созвездие-Йолдызлык»та күпмилләтле халкыбыз мәдәниятенең мәдәни кодын саклауга зур игътибар бирелә», – дип билгеләп үтте Дмитрий Александрович.

Ике көн эчендә 1 меңгә якын яшь талант үз осталыкларын төрле яшь категорияләрендә «Хореография», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр» һәм «Конферанс» номинацияләрендә күрсәтәчәк. Нурлат районын 250ләп бала тәкъдим итәчәк, алар 30лап номер күрсәтәчәк.

Иртәгә, 13 мартта, шәһәр Мәдәният сараенда 18.00 сәгатьтә гала-концерт узачак, аның кысаларында зона этабы җиңүчеләрен бүләкләү узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International