Чулпан авылы халкы да юмарт итеп әзерләнгән өстәлләр артына җыелды.
2007 елдан башлап авылда изге ай нәкъ менә шулай - җирле хуҗалык җитәкчеләре Әхтәм һәм Рәис Сөләймановлар оештырган матур ифтар мәҗлесе белән башлана.
Мондый ифтарларны Сөләймановлар Чулпан авылында гына түгел, «Агро-Инвест» идарәче компаниясе территориясендәге барлык татар авылларында да үткәрәләр. Бу мәҗлесләр авыл мәчетләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында барлык торак пунктларда яшәүчеләр өчен оештырыла һәм Рамазанның беренче көннәреннән үк бердәмлек һәм игелек хисе бирә. Сөләймановлар гаиләсе башлыгы Әхтәм Исмәгыйль улы һәр ел үзенең туган авылы Чулпанда уза торган мәҗлесләрдә катнаша. Быел да җирле мәктәп коллективы һәм авыл җирлеге башкарма комитеты тырышлыгы белән әзерләнгән өстәлләр артында 150ләп кеше җыелды.
"Бу игелекле эшне без хуҗалык оешкан елларда ук башладык. Узган ел ифтарлар 21 авылда оештырылган иде, һәм быел, Рәис улым белән сөйләшеп, традицияне үзгәртмәскә дигән карарга килдек. Бу халык белән очрашырга, сөйләшергә, якташларның хәлләрен белергә мөмкинлек», – ди Әхтәм Сөләйманов.
Мәчеткә беренчеләрдән булып авылның аксакалы, Бөек Ватан сугышының хөрмәтле ветераны Каим Сәмигуллин килде. 99 яшьлек ветеран быел да ураза тота, 5 тапкыр намаз укый, көненә бер тапкыр булса да мәчеткә килергә мөмкинлек таба. Рамазан аен ветеран күтәренке рух белән каршы ала.
"Миңа бит әле йөз яшь тә юк, – диде ветеран гадәти елмаеп. - Быел да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Рамазанга кердек. Яшь чагында, әлбәттә, ураза тота идек, ә 1985 елдан бирле аны бер тапкыр да калдырмадым. Узган ел белән чагыштырганда быел көннәр кыскарак, шуңа күрә җиңелрәк. Рамазан аеның һәр көнендә үз догаларымда Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм иминлек сорыйм.
Мәктәпнең спорт залында ике рәт итеп тезелгән өстәлләр артында Коръән сүрәләре укылды, сәдакалар таратылды, теләкләр яңгырады. Шунысы куанычлы: өлкәннәр белән бергә өстәл артында яшьләр дә, балалар да бар иде. Гомумән алганда, аксакаллар авылда елдан-ел күбрәк яшьләрнең дин юлына басуына шатланалар.
"Ел саен Сөләймановлар ифтарына киләм. Өстәлләр бик мулдан. Авылдашларыбыз бик зур эш башкаралар",-диде 81 яшьлек Сорур Төхвәтуллина, рәхмәт сүзләре белән ифтардан соң саубуллашканда. Аның фикерен башка авыл халкы да хуплады. Гомумән алганда, бу көнне ифтарда катнашучы һәркем мәҗлесне оештыручыларга уңышлар теләде