Район җитәкчелеге Нурлатның үзәк өлешендә яшәүчеләр белән очрашты

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Нурлатта халык белән очрашулар дәвам итә.

Кичә шәһәрнең 2нче номерлы мәктәбе актлар залында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев «Престиж», «Экодом», «Торак. Нурлат шәһәре» идарәче компанияләре хезмәт күрсәтүче күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Очрашу әлеге оешма җитәкчеләренең хисапларыннан башланды. Алар 2023 елда башкарылган эшләр, шулай ук билгеләнгән бурычлар һәм агымдагы чорга планнар турында сөйләделәр.

Биредә район Башлыгы районның төп социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, 2024 елга билгеләнгән эшләр турында сөйләде. Дамир Ишкинеев отчет чорында идарәче компанияләрнең яхшы эшләвен билгеләп үтте. Очрашуда ресурслар белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләре катнашты, алар торак өлкәсендә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International