Язгы боз җитди куркыныч тудырырга мөмкин

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Кешенең бозда куркынычсыз булуының төп шарты-аның кешене күтәрер дәрәҗәдә калын булуы. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 см-дан ким түгел дип санала. Әмма язгы бозда кар астында һәрвакытта да күренми торган уйдык урыннар барлыкка килә

Язгы чорда елгаларда һәм сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан түбәндәге төп кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк:

бозга чыкканчы, аның ныклыгына инаныгыз; онытмагыз, салкын суга барып төшкән кеше башта шок хәлендә кала, шулай ук бозлы суга эләккәннән соң 15-20 минуттан соң салкыннан үлә ала;

бозның нык булмавының типик билгеләре барлыкка килгән очракта: ярылган тавыш, сыгылу, боз өслегендә су күрсәгез шунда ук ярга кайтыгыз, аякларыгыз белән киң атлап барыгыз, аларны боз өслегеннән аермыйча, һич булмаса шуышыгыз;

- боз өстендә бер урында кешеләр һәм авыр йөк бушатуны булдырмагыз;

- начар һава торышында бозда булу очракларын булдырмагыз: томан, кар, яңгыр, шулай ук төнлә;

 

боз өстендә йөрмәгез, боз өелеп торган урыннарны, бәкеләрне, боз кырыен урап узыгыз. Бозда булу куркынычсызлыгына ышаныч булмаса яр буендагы куркыныч участокны урап узу яки сулыкның ышанычлы туңуын көтү яхшырак;

- бозның ныклыгын беркайчан да көч белән сынап карамагыз.

 

73нче ПСЧ инженеры Виктор Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International