Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен бердәм “Ачык ишекләр" көнен үткәрәчәк

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) 2024 елның 14 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә Нурлат шәһәре,Мәктәп урамы, 10 адресы буенча теләгән һәркемгә 2-08-83, 2-19-71 консультация бирәчәкләр.

«Ачык ишекләр» бердәм көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-канунны бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!

Без сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультациядә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International