Яңа кагыйдә тулы булмаган эш көненә чыкканда да, өйдән торып һәм дистанцион рәвештә эшләгәндә дә гамәлдә. Бала карау ялы вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрнең дә пособиесе сакланачак
"Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала карау буенча ел ярымга кадәрге пособиеләрнең максималь күләме әти-әнинең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Минималь айлык түләү 8,5 мең сум, ә максималь түләү 33,2 мең сум тәшкил итә. Билгеле булганча, түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнә, ничә процентка икәнлеге исә бу ай ахырында төгәл билгеле булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, элек әти-әниләр эшкә йөрмәсә һәм хезмәт хакы алмаса гына яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие алу хокукына ия иде. Тулы көнгә эшкә чыккач, айлык пособие түләү туктатыла иде.