Нурлатта шахмат һәм шашка буенча турнирлар узды

2024 елның 10 марты, якшәмбе

Кичә Нурлатта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хатын-кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча турнирлар узды. Шахматта 9 кеше катнашты. Уен әйләнә системасы буенча барды. Нәтиҗә таблицасы болай бүленгән: ике катнашучы Җәмилә Мингалиева һәм Анастасия Глухарева бертигез балл җыйган. Өстәмә күрсәткечләр буенча исәпләгәндә беренче урынга Анастасия Михайловна чыкты, Җәмилә Миңрахман кызы 2 урынга лаек булды. Өченче урынга Алия Мөхәммәтова чыкты.

Шашкада Нурлат җирле сукырлар җәмгыяте оешмасының 4 катнашучысы уйный. Чемпион булып Сәймә Мортазина, икенче урынны Вера Козлова алды. Өченче урында Людмила Тимофеева.

"Хатын-кызлар бик дөрес уйнадылар, көндәшләрен хөрмәт иттеләр. Алар тагын бер тапкыр үзләренең осталыкларын һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр", - дип билгеләп үтте турнирны оештыручылар Олег Павлов һәм Галия Мөхтәсимова.

Барлык призерларга Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән кыйммәтле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International