Безнең сугышчылар махсус хәрби операция зонасыннан өйләренә ял итәргә кайтуларын дәвам итәләр.
Бу уңайдан Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ялга кайткан офицер белән очрашты. Сөйләшүдә сүз турыдан-туры алгы сызыктагы хәлләр турында барды.
"Мондый очрашуларга шатмын, бу безгә хәзерге хәлне хәрби элемтә сызыгында белергә мөмкинлек бирә, ә сугышчылар турыдан-туры үзләре һәм гаиләләре өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итә ала. Гаиләләрегез сораган барлык кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә тырышабыз. Егетләрне исән-сау күрү бик күңелле. Антыгызга, Ватаныбызга тугры булуыгыз һәм Ватаныбыз чакыруы буенча хезмәт итәргә баруыгыз өчен зур рәхмәт. Сез чын геройлар, чын ирләр!, - дип язган үзенең телеграм-каналында бу хакта Дамир Азатович.