Бу хакта Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова сөйләде.
Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы 1980 елның 14 ноябрендә төзелгән. Ветераннар советы составында 32 беренчел ветеран иҗтимагый оешмасы бар. Районда «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте дә эшли. Алар «Ветеранга – ветеран игътибары», «Үзара ярдәм» проектларын гамәлгә ашыру буенча зур эш алып баралар, ветераннарны мөһим даталар буенча хөрмәтләү оештырыла. Аларның һәрберсе турында кайгырту – безнең ветеран активының көндәлек эше.
Шул ук вакытта без мөһим вакыйгалардан читтә калмыйбыз, гуманитар ярдәм җыюга актив кушылдык.
Ветераннарның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуның мөһим факторлары булып физкультура һәм спорт тора. Алар өчен бассейнга бушлай бару оештырыла, сәламәтләндерү программасы эшләнә. Ветераннар агачлар утыртуга да кушылалар, спорт ярышларында катнашалар. Ветеран-спортчылар арасыннан «Ворошиловский стрелок» командасының да уңышлары бар.
Районда өлкәннәргә, инвалидларга һәм хезмәт ветераннарына зур игътибар бирелә. Алар өчен түгәрәкләр, кызыксыну буенча клублар эшли, пенсионерлар арасында хор коллективлары, ансамбльләр төзелә. Алар ветераннар арасында Республика халык иҗаты фестивале Балкыш (Сияние), ветераннар (пенсионерлар) арасында Республика халык иҗаты конкурсында катнашучылар. Безнең район ветераннары еш кына җиңүчеләр рәтендә була.