Нурлатның 3нче мәктәбе яшь юл хәрәкәтен саклаучылар шәһәр урамнарында профилактика акциясе үткәрде

2024 елның 9 марты, шимбә

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ЮИД отрядының яшь активистлары юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик акция үткәрде.

Яшь юл хәрәкәте сакчылары хатын-кыз шоферларны һәм җәяүлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм яңа әзерләнгән белешмәлекләр, бүләкләр тапшырдылар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр!

Җавап итеп, балалар гүзәл затлардан рәхмәт сүзләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International