“Ел хатын-кызы". Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы конкурсында катнашучыларның һәрберсе үз эшенең остасы, гаиләдә дә, тормышта да күпләр өчен үрнәк, шул ук вакытта киң күңелле һәм игелекле әни дә.
Биләркүлдән Валентина Клявлина - зур һәм тату гаиләнең җаны да, йөрәге дә.
Тормыш иптәше Анатолий Алексеевич белән өч кызга гомер бүләк иткәннәр, бүген алар аның төп терәге, кайсы гына эшкә алынса да, илһам бирүчеләре. Әниләренең балачак хыялын да алар тормышка ашырганнар - Валентина Клявлина үзен нәкъ менә флористикада тапкан һәм әлеге өлкәдә 10 елдан артыграк хезмәт куя инде.
Махсус хәрби операция башлангач, Валентина Клявлинаның тормышы кискен үзгәреш кичерә, аңа үз шөгылен вакытлыча онытып торырга туры килә – тормыш иптәше Анатолий, кызы Екатерина һәм кияве Валерий белән бергә алар Донбасска гуманитар сәфәрләр оештыра башлыйлар.
- Волонтерлык эшчәнлеген башлаганда, ул шундый зур масштаб алыр дип уйламадык та. Хәзер хәрәкәт 3300 кешене берләштерә. Ир-егетләрнең туган якларыннан килгән посылкаларга сөенүләрен, Нурлат балалары язган хатларны дулкынланып укуларын күргәч, берничә мең километрга сузылган, кайвакыт дошманнар явы астындагы юлыбызның юкка булмавын аңлыйсың, – дип дәвам итте Валентина Клявлина. Аларның гаилә командасы махсус хәрби операция зонасына 10нан артыграк тапкыр барып кайтырга өлгергән инде.
- Әни безнең өчен Һәрвакыт игелек, гүзәллек, зирәклек, Ватанга мәхәббәт үрнәге булды һәм шулай булып калачак та, – ди волонтерның кызы Екатерина Васильева.
Валентина Клявлинаның 3 оныгы да әбиләрендә кунакта булырга яраталар. Волонтерның эшчәнлеге, әлбәттә, район җитәкчелегенең дә игътибарыннан читтә калмый. Аны инде күп тапкырлар район башлыгының, үзләре гуманитар йөкләр илтә торган хәрби частьләрнең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үткәннәр.