Светлана Нягашкина - «Ел хатын-кызы» республика конкурсының район этабы җиңүчесе

2024 елның 8 марты, җомга

8 Март матурлык һәм яз бәйрәме “Ел хатын-кызы". Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы номинантлары өчен аеруча истә калачак. Аларның һәрберсе - үз эшенең остасы, гаиләдә дә, тормышта да күпләр өчен үрнәк, шул ук вакытта киң күңелле һәм игелекле әни дә.

Светлана Нягашкина менә инде 4 дистә елга якын туган авылы Андреевкада рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Көн саен ул таныш авыл урамнары буйлап эшкә ашыга ул. Шул еллар эчендә күңел түрендә иң зур урынны  алырга өлгергән мәктәп бинасына кергәч исә, тормыш мәшакәтьләре онытылгандай була.

- Әнием гомере буе акушерка булып эшләде минем, аның туганнары да - медицина хезмәткәрләре. Ә мин мәктәпне тәмамлагач Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керергә булдым. Монда мәктәбебезнең хөрмәтле укытучылары Лидия Леонидовна Анисимова, биология укытучысы Зоя Дмитриевна Данилова, Кузьма Петрович һәм Нина Дмитриевна Максимовлар һәм башка педагогларның да йогынтысы зур булгандыр дип уйлыйм. Бар гомерләрен шул игелекле һөнәргә багышлаган, авыл балаларына сыйфатлы белем һәм тәрбия биргән олы җанлы кешеләр алар, – ди Светлана Владимировна.

Чын укытучы булу өчен, төрле ысуллар һәм формалар кулланып, үз фәнеңнән программа буенча дәресләрне югары дәрәҗәдә үткәрү генә җитми. Светлана Владимировна шул еллар эчендә сыйныф җитәкчесе буларак ничәмә-ничә сыйныф укучылары өчен киңәшче һәм сердәшчегә әверелгән, бүгенге 7нчеләре дә аның яныннан китмиләр дә диярлек. Моннан тыш, мәктәптә ул «Илһам» драма түгәрәген дә җитәкли әле ул.

Гомумән, үз укучылары белән киңкырлы эшчәнлек алып бара, еш кына республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә дә катнашалар. Үзенең "Сәламәт булу-шәп!" дип аталган авторлык программасы бар. Аның кысаларында да максатчан эш алып барыла, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Әлбәттә инде, педагогның эшчәнлеге югары бәясен дә ала -  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган.

- Үз эшемне бик яратам. 37 ел элек нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем һәм үкенмим. Укучыларым миңа һәрчак үз балаларым сыман якын булдылар. Аларның һәркайсы мәктәбебез тарихында үзенең игелекле эзен калдырган, - ди Светлана Владимировна.

Быел Светлана Нягашкинаның «Ел хатын – кызы» республика конкурсында чираттагы җиңүе аның һөнәрендә дә, шәхси тормышта да үрнәк булуы хакында сөйли. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларның олысы медицина хезмәтен сайлый, ә кечесе әнисе эзеннән китеп педагог һөнәрен сайлаган. Бүген инде ике оныклары бар.

- Минем бәхетем - балаларда. Гомумән, яраткан эшең  һәм тату гаиләң булу хатын - кыз өчен олы бәхети дип саныйм, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International