РФ Дәүләт Думасы депутаты, Контроль комитеты рәисе Олег Морозов барлык хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
"Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар, кызлар, оныклар, сезнең җирдәге иң якын кешеләр булуыгызны расларга тулы хокукым бар, чөнки минем тормышым мине моңа ышандыра. Мин әнием янында яшәдем, ул күптән түгел генә арабыздан китте, һәм мин аңа карап шуны аңладым, 94 яшендә дә ул әле хатын-кыз, ул әле әни ,әби һәм бу аның тормышының бөтен мәгънәсе, бу аның яшәешенең бөтен мәгънәсе иде.
Сез, без ирләргә караганда, бу дөньяга үзегездә булганны күпкә артыграк өләшәсез. Гомумән, бүгенге дөнья ир-атларга түгел, хатын-кызларга таяна. Без Сезгә табигать тарафыннан ярдәмче буларак кына бирелгән, без сезнең янәшәдә, әмма без бүгенге яшәешнең төп бурычларын хәл итә алмыйбыз. Алар сезгә бәйле. Сез дөньяны ничек бар, шулай алып барасыз.
Шуңа күрә бәхетле булыгыз. Безне, ирләрне, яратыгыз. Без моны булдыра алмыйбыз. Без аннан башка яши алмыйбыз. Бу тормышта безнең игътибар үзәге булыгыз. Без моның өчен барысын да эшләячәкбез. Бәйрәм белән дә сезне!, - диелгән котлауда.